Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Татарстанда тәрбияче 4 яшьлек сабыйны кыйнап, чак үтермәгән

Бу кыргый хәлне хәзер Татарстанның тикшерү комитеты барлый. 42 яшьлек тәрбияче эшеннән алынган, аңа карата гаепләү белдерелгән.

Узган елның ноябрендә әлеге ханым Казанның бер балалар бакчасында 4 яшьлек малайны кыйный. "Тихий час" вакытында йокламаган сабыйга шактый эләгә. Тәрбияче баланы кулы белән дә, ачкычлар бәйләме белән дә кыйный. Аннан битенә мендәр каплап тота. Соңрак, йокы бүлмәсеннән өстерәп алып чыгып, үз бүлмәсенә кертеп бикләп, утны сүндереп чыгып китә.

Әти-әнисе баланың үз-үзен сәер тотуын күреп, улларыннан ни булуын сорашалар. Кыргый хәл шулай ачыклана. Экспертиза балага психологик яктан да зур травма ясалуын дәлилли. Тикшерү дәвам итә.

 

Чыганак: Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев