Теләче Информ

Татарстанда укучы бала батып үлгән

Татарстанның Апас районында 11 яшьлек кыз батып үлгән. Бу турыда социаль челтәрләрдә фаҗига шаһитлары хәбәр итте. Кыз 24 июньдә, якшәмбе көнне, көндезге өч тирәсендә баткан.

Ул Коштавылы тирәсендәге зур булмаган ясалма күлдә су коенырга барган. Берникадәр вакыттан соң, бата башлаган. Моны күреп торган берничә кеше берничек тә ярдәм итәргә өлгермәгән, дип яза Татар-информ.
 
Баланың мәетен төптән табып, полиция хезмәткәрләренә биргәннәр.

Реклама

Матбугат.ру

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: