Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Татарстанда вак таш төягән вагон рельстан чыккан

Татарстанда вак таш төягән вагон рельстан чыккан. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Республиканың Менделеевск районында йөк поездының вагоны рельстан чыгуы турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына 14.07 сәгатьтә хәбәр килгән.

Йөк поезды машинистына Менделеевск янгын сүндерү-коткару гарнизоны оператив төркеме ярдәм килгән, Бөгелмәдән икенче поезд килгән.

Гадәттән тыш хәл аркасында зыян күрүчеләр юк һәм башка поездлар гадәти расписание буенча хәрәкәт иткән.

Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X