Теләче Информ

Татарстанда яңа закон кабул ителде: авылларга ярдәм - 200 миллион сум

Киләсе елдан башлап, Татарстанда шәхси ярдәмчел хуҗалыкларны махсус закон яклаячак. Бүген Дәүләт Советы депутатлары шул турыдагы закон проектын икенче, өченче укылышларда кабул итте. Документ кысаларында 2016 елда Татарстанның крестьян-фермер хуҗалыкларына 200 миллион сум күләмендә финанс ярдәме бүленәчәк. Бу законны кабул итү юкка түгел, блигеле. Хәзерге вакытта Татарстан авылларында барлыгы 915...

Киләсе елдан башлап, Татарстанда шәхси ярдәмчел хуҗалыкларны махсус закон яклаячак. Бүген Дәүләт Советы депутатлары шул турыдагы закон проектын икенче, өченче укылышларда кабул итте. Документ кысаларында 2016 елда Татарстанның крестьян-фермер хуҗалыкларына 200 миллион сум күләмендә финанс ярдәме бүленәчәк.


Бу законны кабул итү юкка түгел, блигеле. Хәзерге вакытта Татарстан авылларында барлыгы 915 мең кеше яши. Бу барча халыкның нибары 23,7 проценты дигән сүз. Республикада җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең 46,6 проценты нәкъ менә шәхси ярдәмчел хуҗалыкларга туры килә. Бу - якынча 88 миллиард сум дигән сүз.

Иң мөһиме, акча бар...

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә республикада 400 мең шәхси ярдәмчел хуҗалык исәпләнә. Хәзерге вакытта аларга төп ярдәм - льготалы кредитлар. 2015 елның 9 аенда авылда гомер итүчеләр 748 миллион сумлык 2,7 мең кредит алган. Бу - узган ел белән чагыштырганда, нибары 15,4 процент (!)...

Әлбәттә, бу Россия Үзәк Банкының төп ставканы арттыруы белән бәйле. Бу фермерларга бик зур авырлыклар тудырды. Алар теләсә-теләмәсәләр дә, югары ставкалы кредитлардан баш тартырга мәҗбүр булды. Шунысын да билгеләп үтәбез: 2015 елда кредит процентларын каплау өчен шәхси ярдәмчел хуҗалыкларга барлыгы 474,4 миллион сумлык субсидияләр бүлеп бирелгәнлеге мәгълүм.

Яңа законның эчтәлеге нидән гыйбарәт соң? Иң мөһим яңалыкларның берсе: әлеге канун нигезендә 2016 елга исәпләнгән бюджетта шәхси ярдәмчел хуҗалыкларга финанс ярдәме каралган. Аның гомуми күләме 200 миллион сум тәшкил итәчәк.

- Бу акчалар өчен Татарстанның Финанс министрлыгына зур рәхмәт әйтәсе килә. Алар инде әезрләнеп беткән бюджетны үзгәртеп, шәхси ярдәмчел хуҗалыкларга ярдәм күләмен билгеләделәр, - ди Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты рәисе Таһир Һадиев.

Авылларга игътибар артачак

Авылда гомер итүчеләр әлеге акчаларга кайсы очракларда лаек була ала соң? Беренчедән, финанс ярдәме банктан алынган кредитларның процент ставкаларының бер өлешен каплау өчен бүленә. Икенчедән, әлеге акчалар ярдәмендә кечкенә сөтчелек фермалары төзүгә киткән чыгымнарның бер өлешен каплау мөмкинлеге тудырыла. Мөгезле эре терлек сатып алу, сыерларны ясалма аталандыру, ашлама сатып алу өчен дә махсус компенсациягә өмет итеп булачак. Шул ук вакытта бу субсидияләр яшелчә, җиләк-җимеш җитештерүчеләргә дә бүленергә мөмкин.

- Бу закон республика җитәкчелегенең, Дәүләт Советы депутатларының шәхси ярдәмчел хуҗалыкларга мөнәсәбәтен күрсәтә. Канун исә авылларга, шәхси-ярдәмчел хуҗалыкларга игътибарны, ихтирамны бермә-бер арттырачак. Хәзерге вакытта без бу мәсьәләне көнүзәк проблемалар рәтенә куябыз. 200 миллион сум акча шактый зур сумма. Шулай да, авыл хуҗалыгы тармагы өчен бу гына җитеп бетми, билгеле. Ничек кенә булмасын, икътисад яхшы эшләгән очракта республика бу мәсьәләләргә бик игътибарлы, мөмкинлек булган очракта финанс ярдәмен киңәйтә алачакбыз, - дип саный Таһир Һадиев.

Яшелчә, җиләк-җимеш җитештерүчеләр дә читтә калмый

Без яңа закон турында Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовтан да сораштык. Җитәкче сүзләренә караганда, бу закон шәхси ярдәмчел хуҗалыкларга ярдәм ысулларының ачык каналларын булдыра.

- Әлеге закон кабул ителгәнчегә кадәр, тармакка ярдәм мөмкинлек булу-булмаудан чыгып каралды. Ә хәзер исә канун бар. Бу исә әлеге юнәлешләр һичшиксез сакланачак дигән сүз. Гомумән алганда, бүгенге көндә республика җитәкчелеге шәхси ярдәмчел хуҗалыкларга ярдәм итү өчен кулыннан килгәннең барысын да эшли. Мәсәлән, агымдагы елда авыл җирлегендә кече эшкуарлыкны үстерү өчен республика һәм федераль бюджетлардан барлыгы 2 миллиард сум акча бүлеп бирелде. Хәзер без бу ярдәм формаларын аерым закон ярдәмендә ныгыттык. Шәхси ярдәмчел хуҗалыкларга ярдәмнең өстәмә 6 юнәлеше барлыкка килде. Шунысы мөһим: биредә терлекчелек кенә түгел, ә яшелчә, җиләк-җимеш үстерү, теплицалар тотуга карый торган тармаклар да күздә тотыла, - дип уртаклашты безнең белән министр.


Рәмзия ЗАКИРОВА

фото һәм чыганак: intertat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: