Теләче Информ

Татарстанда яңгыр көтелә

Синоптиклар фаразына караганда, иртәгә, 18 октябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән, ә көндез республиканың күпчелек районнарында яңгыр һәм пыскак яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр ихтимал. Җил көнбатыштан, талгын. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 0-4 градус җылы тәшкил итәчәк, көндез 4-9 градуска кадәр җылытачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеология һәм әйләнә-тирә...

Синоптиклар фаразына караганда, иртәгә, 18 октябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә.

Төнлә урыны белән, ә көндез республиканың күпчелек районнарында яңгыр һәм пыскак яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр ихтимал. Җил көнбатыштан, талгын.

Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 0-4 градус җылы тәшкил итәчәк, көндез 4-9 градуска кадәр җылытачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.

Казанда да бераз яңгыр көтелә. Көндез Татарстан башкаласында 7-9 градус җылы булса, төнлә термометр баганалары 2-4 градуска кадәр төшәчәк.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: