Теләче Информ

Теләче районы

Новости со всего света

Татарстанда яшь егет 83 яшьлек әбине көчләгән

Татарстанда 83 яшьлек әбине көчләгән 24 яшьлек егетне тоткарлаганнар, дип хәбәр итте "Татар-информ"га хокук саклау органнарындагы шәхси чыганак. 18 ноябрьдә төш вакытында Кукмара районы полициясенә мөрәҗәгать иткән участковый Лубян авылында 83 яшьлек әбине көчләүләре турында җиткергән, дип яза агентлык. Җинаять эше кузгатылган. Ачыкланганча, 18 ноябрьдә төнлә бер ир-ат шәхси йортка...

Татарстанда 83 яшьлек әбине көчләгән 24 яшьлек егетне тоткарлаганнар, дип хәбәр итте "Татар-информ"га хокук саклау органнарындагы шәхси чыганак.

18 ноябрьдә төш вакытында Кукмара районы полициясенә мөрәҗәгать иткән участковый Лубян авылында 83 яшьлек әбине көчләүләре турында җиткергән, дип яза агентлык. Җинаять эше кузгатылган.
Ачыкланганча, 18 ноябрьдә төнлә бер ир-ат шәхси йортка кереп, өлкән яшьтәге хуҗабикәне кыйнаган һәм көчләгән.
Чыганак мәгълүматлары буенча, күрсәтелгән фотолар буенча әби үзен җәберләүчене таныган. Ул берничә тапкыр хөкем ителгән Киров өлкәсенең Усть-Люга авылының 24 яшьлек кешесе булып чыккан. Аны өендә тота алмаганнар, ул документларын алып качкан булган.
Оператив хезмәткәрләр аны 20 ноябрьдә Кукмара районында тоткарлаган.

---
Матбугат.ру

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев