Татарстанда яшь фермерларга ярдәм программасы буенча конкурс башланды
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм» ведомство программасында катнашучы крестьян-фермер хуҗалыкларын сайлап алу буенча конкурс башлану турында игълан итә. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәт хәбәр итте. Конкурска гаризалар һәм документлар 3 апрельдән 3 майга кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында...
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм» ведомство программасында катнашучы крестьян-фермер хуҗалыкларын сайлап алу буенча конкурс башлану турында игълан итә. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәт хәбәр итте.
Конкурска гаризалар һәм документлар 3 апрельдән 3 майга кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында кабул ителә. Адресы: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 3 нче кат, каб. 302.
Кабул итү вакыты: эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр.
Грант бирү тәртибе һәм документлар рәвешләре турындагы мәгълүмат биредә урнаштырылган.
Фото Фәнил Нигьматзянов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев