Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Татарстанда йорт хайваннарына да «ашыгыч ярдәм» машинасы киләчәк

Яңа елда Татарстан ветеринария хезмәте 48 мобиль ветеринария пунктына ия булачак. Алар стационар участок ветеринария пунктлары булмаган авылларда йорт хайваннарына хезмәт күрсәтәчәк, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев. «Республика тендерында «АвтоТрейд» ширкәте компаниясе җиңеп чыкты. Күчмә ветеринария пунктлары тиздән кайтып җитәр...

Яңа елда Татарстан ветеринария хезмәте 48 мобиль ветеринария пунктына ия булачак. Алар стационар участок ветеринария пунктлары булмаган авылларда йорт хайваннарына хезмәт күрсәтәчәк, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев.

«Республика тендерында «АвтоТрейд» ширкәте компаниясе җиңеп чыкты. Күчмә ветеринария пунктлары тиздән кайтып җитәр дип өметләнәм. Алар тагылмалы «УАЗ-буханка» автомобильләре булачак. Мобиль бригадалар үзәктән еракта урнашкан зур булмаган торак пунктларга хезмәт күрсәтәчәк», - дип искәртте ул.

Республиканың барлык муниципаль районнарына, республика ветеринария станциясенә, шулай ук Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре ветеринария берләшмәләренә шундый 48 автомобиль озатылачак. Тиешле җиһазлар урнаштырылган бер мобиль пунктның бәясе 2 миллион сум тирәсе тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев