Республика районнарында бераз кар явуы көтелә. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исә.
Татарстанда уртача һава температурасы төнлә күпчелек районнарда 7-11 градус кадәр салкын булачак. Республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында аязган вакытта 13-15 градуска кадәр салкынайта. Көндез - 5-11 градус салкын. Казанда төнге сәгатьләрдә - 7-10, көндез 5-8 градус салкын булачак.
30 декабрьгә каршы төндә бераз карявө һәм томан төшүе фаразланыла. Һава температурасы 11-16 градус салкын булачак диелә.