Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Татарстанда “Китапка икенче тормыш бүләк ит!” хәйрия акциясе үткәрелә

Татарстанда 28 июльдән 28 октябрьгә кадәр "Китапка икенче тормыш бүләк ит!" хәйрия акциясе үткәрелә. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә. Әлеге чара мәктәп китапханәләре фондын уку әсбаплары, фәнни-популяр, әдәби, белешмә әдәбият белән тутыландыру максатыннан үткәрелә. Акциядә мәктәп укучылары, аларның әти-әниләре, оешмалар һәм, гомумән, теләге булган барлык кеше...

Татарстанда 28 июльдән 28 октябрьгә кадәр "Китапка икенче тормыш бүләк ит!" хәйрия акциясе үткәрелә. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Әлеге чара мәктәп китапханәләре фондын уку әсбаплары, фәнни-популяр, әдәби, белешмә әдәбият белән тутыландыру максатыннан үткәрелә.

Акциядә мәктәп укучылары, аларның әти-әниләре, оешмалар һәм, гомумән, теләге булган барлык кеше катнаша ала. Мәктәпләргә яхшы торыштагы дәреслекләрне һәм мәктәп программасына кергән әдәбиятны тапшырырга була. Акция нәтиҗәләре мәктәп, муниципаль һәм республика дәрәҗәсендә ясала. Республика күләмендә нәтиҗәләр 28 октябрьдә - халыкара мәктәп китапханәләре көнендә җиткереләчәк. Лидер-мәктәпләр, лидер-сыйныфлар һәм шәхси затлар министрлыкның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнәчәк.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев