Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Татарстанлыларның хезмәт хакы арткан, әмма реаль керем кимегән

2015 ел белән чагыштырганда, узган ел татарстанлыларның кереме 2,3 процентка арткан һәм 32909 сум тәшкил иткән. Реаль керемнәр исә 2,6 процентка кимегән. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы депутатлары каршында тоткан хисабында республиканың Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр итте. Аның сүзләренчә, республика буенча уртача хезмәт хакы 30 409,8 сум тәшкил иткән....

2015 ел белән чагыштырганда, узган ел татарстанлыларның кереме 2,3 процентка арткан һәм 32909 сум тәшкил иткән. Реаль керемнәр исә 2,6 процентка кимегән.

Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы депутатлары каршында тоткан хисабында республиканың Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, республика буенча уртача хезмәт хакы 30 409,8 сум тәшкил иткән. 2015 елда бу сумма 5,2 процентка кимрәк булган. Товар һәм хезмәтләргә кулланучылар бәяләре индексын исәпкә алганда, реаль хезмәт хакы 99,7 процент булган.

Уртача хезмәт хакы күләме буенча Татарстан Россиядә 28 нче урынны биләгән. Идел буе федераль округы буенча исә, икенче урында. Иң күп хезмәт хакы Пермь караенда яшәүчеләргә бирелүен билгеләп үтте Илдар Халиков.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев