Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Татарстанлыларга май бәйрәмнәрендә шашлык кыздыруны тыйдылар

Республика Министрлар Кабинетының Татарстанда 30 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы режим кертелүе турында карары дөнья күрде.

Татарстанлыларга 30 апрельдән 15 майга кадәр ачык утта ризык әзерләү һәм корыган үлән яндыруны тыйдылар. Министрлар Кабинетының шул хактагы карары Татарстан хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Бу чорда республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертеләчәк. Татарстанлыларга урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган торак пункт территорияләрендә, урман-парк зоналарында (һ.б.) чүп-чар һәм корыган үләнне яндыру, шулай ук ачык утта (учакта, мангалда) ризык әзерләү, пиротехника эшләнмәләрен куллану тыела. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев