Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Татарстаннан алты ир-ат, 1 миллион сумга ялланып, Мәскәүдә кеше үтергән

Мәскәү шәһәр суды Татарстан кешеләреннән торган оешкан җинаять төркеменә хөкем карары чыгарды. Әлеге төркемгә яшьләре 26дан 37гә кадәр булган Игорь Красильников, Марат Хәмидуллин, Роберт Зиатдинов, Вадим Волков, бертуган Илнар һәм Ленар Исмәгыйлевлар кергән. Бу хакта Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы хәбәр итә. Җинаятьне башкарудаг тоткан урыны һәм кылган гамәлләренә карап, алар...

Мәскәү шәһәр суды Татарстан кешеләреннән торган оешкан җинаять төркеменә хөкем карары чыгарды. Әлеге төркемгә яшьләре 26дан 37гә кадәр булган Игорь Красильников, Марат Хәмидуллин, Роберт Зиатдинов, Вадим Волков, бертуган Илнар һәм Ленар Исмәгыйлевлар кергән. Бу хакта Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы хәбәр итә.

Җинаятьне башкарудаг тоткан урыны һәм кылган гамәлләренә карап, алар "Оешкан җинаять төркеме белән ялланып үтерү", "Үтерү нияте белән ялланып оешкан төркем белән ике кешегә һөҗүм итү" маддәләре буенча гаепләнде.

Судта ачыкланганча, 2013 елның май аенда Красильников үзенең танышыннан 36 яшьлек Мәскәү кешесен үтерү турындагы тәкъдим ала. Моның өчен ул 1 миллион сум "хезмәт хакы" алырга тиеш була. Кырын эшкә үзенең якташларын да җәлеп итә, әмма җинаятьчеләр ялгышып, башка яшь кешене үтерә. Шунлыктан, килешенгән түләүдән мәхрүм калалар.

Шуннан моң Красильников элегрәк җәзага тартылган Волковтан ярдәм сорый. 2014 елның 25 апрелендә Красильников, Волков, Илнар Исмәгыйлев корбанын ишегалдында сагалап, аңа күп төрле җәрәхәтләр ясый. Бәхетенә күрә авыр яралар алуга карамастан, зыян күрүче исән кала.

Суд Илнар Исмәгыйлевны 18 елга ирегеннән мәхрүм итте. Красильников, Хәмидуллин, Зиатдинов, Волков һәм Ленар Исмәгыйлев 11 елдан 17 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителде. Алар барысы да җәзаны катгый режимлы төзәтү колониясендә алачак.

Суд тарафыннан корбан булучыларның зыян күрү өчен сораган 10 миллион сумлык дәгъвасы да канәгатьләндерелде.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X