Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Татарстанның 2016 елгы бюджеты кабул ителде: акчаны кысып тотарга

2016 елга исәпләнгән бюджет проекты шактый киеренке. Шуңа күрә депутатлар аның керем һәм чыгым өлешләренә төзәтмәләр кертмәскә булган. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исә киләсе елда республикада узачак чаралар бюджет хисабына гына түгел, ә инвесторлар ярдәмендә дә үткәрелергә тиеш, дип ассызыклый. Әйтергә кирәк, 2016 елгы бюджет турында фикер алышулар шактый актив...

2016 елга исәпләнгән бюджет проекты шактый киеренке. Шуңа күрә депутатлар аның керем һәм чыгым өлешләренә төзәтмәләр кертмәскә булган. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исә киләсе елда республикада узачак чаралар бюджет хисабына гына түгел, ә инвесторлар ярдәмендә дә үткәрелергә тиеш, дип ассызыклый.


Әйтергә кирәк, 2016 елгы бюджет турында фикер алышулар шактый актив барган. Бу аңлашыла да, чөнки ул илдә катлаулы икътисади вәзгыять чорында кабул ителде. Исегезгә төшерәбез: дөнья һәм ил икътисадындагы билгесезлек нәтиҗәсендә республика бюджеты гадәттәгечә өч елга түгел, ә бер елга гына исәпләнде.

Бүген Татарстан депутатлары әлеге бюджет проектын икенче һәм өченче укылышларда карады. Хәтерләсәгез, беренче укылышта аны 20 октябрь көнне кабул иткәннәр иде. Ул чагында депутатлар 2016 елга тулаем бюджетның керем өлешен - 194,4 миллиард сум, чыгым өлешен - 200,2 миллиард сум дип билгеләде. Бюджет кытлыгы - 5,8 миллиард сум тәшкил итте.

Бюджет проектына төзәтмәләр нинди?

Икенче укылышы алдыннан исә 29 октябрьгә кадәр әлеге мөһим закон проектына төзәтмәләр кабул ителде. Шушы вакыт эчендә закон проектына барлыгы 280 төзәтмә кертү тәкъдиме килеп ирешкән. Депутатлар аларның 264ен кабул иткән. Әйтергә кирәк, төзәтмәләрнең 260ын - Татарстанның Министрлар Кабинеты, 9ын - КПРФ фракциясе, 2сен - "Бердәм Россия" фракциясе депутаты Таһир Һадиев тәкъдим иткән.

Татарстан Хөкүмәте тарафыннан тәкъдим ителгән төзәтмәләргә килгәндә, аларның күбесе бюджетара мөнәсәбәтләр белән бәйле. Алар буенча Татарстан казнасына федераль үзәктән 1,7 миллиард сум өстәмә акча килергә тиеш. Әлеге чаралар республикага "килә торган" федераль бюджетның керем һәм чыгым өлешләрендә чагылыш табачак.

- Иң беренче чиратта, бу акчалар Россия Президентының "май Указлары" нигезендә бюджет өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең хезмәт хакларын арттыруга тотылачак. Моның өчен 822 миллион сум акча каралган. Авыл хуҗалыгы тармагына дәүләт ярдәме дә арттырыла. Бу - әлеге өлкә өчен каралган бюджет чараларына тагын 732 миллион сум акча өстәлә дигән сүз. "Мәдәни мирас" (Болгар һәм Зөяне торгызу) комплекслы проектын тәмамлау өчен өстәмә 400 миллион сум акча бүленә, - дип аңлатты Татарстан Дәүләт Советының бюджет, салым һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин.

Төзәтмәләр арасында 113 миллион сум күләмендә субвенцияләрне киметү турындагылары да бар. Аларның күбесе торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр белән бәйле. Төзәтмәләр арасында дәүләт программа һәм чараларын ачыклап бетерүне күздә тотканнары да юк түгел.

Керем өлеше дә, чыгым өлеше дә үзгәрмәгән

Шул рәвешле, Татарстан Хөкүмәте тарафыннан кертелгән төзәтмәләрнең күбесе бюджетның федераль өлешенә кагылышлы булган.

- Әйтергә кирәк, төзәтмәләр документта ниндидер ялгышлыклар җибәрү белән бәйле түгел. Ә закон проектының кайсыбер урыннарын федераль дәрәҗәдәге үзгәрешләргә туры китерү. Гомумән исә, әлеге төзәтмәләр нигезендә республиканың керем өлешенә дә, чыгым өлешенә дә бер тиен артык сумма каралмады. Бюджет кытлыгы беренче укылышта - 5,8 миллиард сум күләмендә билгеләнсә, төзәтмәләр нигезендә әлеге сумма шул ук күләмдә сакланды, - дип аңлатты Татарстанның финанс министры Радик Гайзатуллин.

Шул рәвешле, төзәтмәләр нигезендә федераль бюджеттан килә торган керем һәм чыгымнар күләме генә үзгәргән. Үзгәрешләрнең берсе дә болай да киеренке бюджетны тагын да киеренкерәк итүгә китермәгән.

- Әлбәттә, депутатлар республика бюджетының керем һәм чыгымнарын арттыру белән бәйле төзәтмәләр дә керткән иде. Тик алар кабул ителмәде. Ник дигәндә, кабул ителә торган бюджетыбыз шактый киеренке, аның үтәлеше белән бәйле проблема да юк түгел. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исә республикадагы чараларны республика бюджеты хисабына гына түгел, ә инвесторлар ярдәме белән дә уздырырга кирәк дип ассызыклады. Шул рәвешле, бу өлкәдә уртак эшчәнлек барачак, - дип ышандырды финанс министры.

Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары әлеге бюджет проектын икенче һәм өченче укылышларда тулысынча кабул итте. Тиздән аны республика Президенты имзалаячак.

- Быел бюджет проекты буенча бик зур эш башкарылды. Акча җитмәгәндә, аның керем һәм чыгым өлешләрен билгеләү шактый катлаулы. Бу бюджет безне "саклап тоту режимы"нда эшләргә мәҗбүр итә, - дип нәтиҗә ясады Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.


Рәмзия ЗАКИРОВА

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев