Теләче Информ

Татарстанның 4 районында 493,2 гектарда урман утырту планлаштырыла

Татарстанда урман үсентеләрен баскычлап, ясалма терраса рәвешендә 493,2 гектар мәйданда утыртачаклар. Тиешле мәгълүмат Дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган. Утырту эшләрен башкару "Саба урман хуҗалыгы"на йөкләнгән, заказчысы - Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, болар электрон аукцион нәтиҗәләре буенча билгеле булды. Эшләрне башкаруның гомуми суммасы - 43 млн сум. 1 гектар...

Татарстанда урман үсентеләрен баскычлап, ясалма терраса рәвешендә 493,2 гектар мәйданда утыртачаклар. Тиешле мәгълүмат Дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

Утырту эшләрен башкару "Саба урман хуҗалыгы"на йөкләнгән, заказчысы - Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, болар электрон аукцион нәтиҗәләре буенча билгеле булды. Эшләрне башкаруның гомуми суммасы - 43 млн сум.

Реклама

1 гектар мәйданда 2963 данәдән дә ким булмаган санда агач утыртылырга, аларның арасы 0,75 метр калырга тиеш, дип белдерә белгечләр. Ылыслы һәм йомшак яфраклы агачлар 3кә 1 исәбеннән утыртыла. Эррозиягә каршы урман үсентеләре 493,2 гектарда булачак. Техник биремдә күрсәтелгәнчә, үсентеләр утырту мәйданының яртысы диярлек (239,7 гектар) Саба районына туры килә.

Контракт имзалангач та эшләр 20 көн эчендә башланып китәр, дип планлаштырыла.

Татар Информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: