Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Татарстанның дүрт чаңгычысы кышкы Универсиадага бара

29 гыйнвар - 8 февраль көннәрендә Казахстанның Алма-Ата шәһәрендә XXVIII нче Бөтендөнья кышкы Универсиадасы узачак. Анда катнашачак чаңгычылар командасын туплау максатыннан, 15-22 гыйнвар көннәрендә Татарстанның "чаңгы башкаласы" - Зәй шәһәрендә студентларның Бөтенроссия ярышлары узды. Татарстанның Зәй районында V Бөтенроссия кышкы Универсиадасының чаңгы узышлары буенча финал ярышында Новосибирск, Тамбов, Псков, Төмән,...

29 гыйнвар - 8 февраль көннәрендә Казахстанның Алма-Ата шәһәрендә XXVIII нче Бөтендөнья кышкы Универсиадасы узачак. Анда катнашачак чаңгычылар командасын туплау максатыннан, 15-22 гыйнвар көннәрендә Татарстанның "чаңгы башкаласы" - Зәй шәһәрендә студентларның Бөтенроссия ярышлары узды.

Татарстанның Зәй районында V Бөтенроссия кышкы Универсиадасының чаңгы узышлары буенча финал ярышында Новосибирск, Тамбов, Псков, Төмән, Томск, Чиләбе, Пенза, Самара, Смоленск, Свердловск, Белгород, Киров, Пермь, Красноярск, Хабаровск өлкәләре, Татарстан, Чувашия республикалары һәм Мәскәү югары уку йортларында белем алучы 177 спортчы Бөтендөнья Универсиадасында катнашу хокукына ия булу өчен көч сынашты.

Биш көн дәвамында илнең 25 югары уку йортыннан җыелган студентлар 5, 10 чакрым арада ирекле һәм классик стильдә, чаңгыда узышуның спринт төрендә, эстафетада җиңүчеләрне ачыклады. Ярыш нәтиҗәләре буенча студентларның кышкы Уеннарына барачак җыелма команда составы тупланды. Составка 16 чаңгычы керде. Алар арасында Татарстаннан да 4 студент чаңгычы бар. Алар - Казан федераль университетыннан Артем Николаев, Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясеннән Анна Нечаевская, Лали Кварацхелия һәм Роман Тарасов. Чаңгыда узышучыларның баш тренеры - Татарстанның Чаңгы һәм биатлон буенча федерациясе вице-президенты Эдуард Галиев.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына Россиянең Чаңгы узышлары федерациясе президенты Елена Вяльбе да килгән иде.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев