Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Татарстанның Сабан туе батырлары өчен "Пирамида"да көрәш бәйгесе оештырыла

Көрәш тарихында беренче тапкыр Татарстан районнары Сабан туйларының төп батыры ачыкланачак. 20 гыйнварда "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Манзара" музыка премиясен тапшырганда быел көрәш бәйгесе дә уздырылачак. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә чараны оештыручы Айдар Шәймәрданов хәбәр итте. "Әлеге мәдәни чараның чираттагысын спорт белән бәйләп үткәрергә булдык. Сәнгать һәм милләтебезнең йөзек кашы...

Көрәш тарихында беренче тапкыр Татарстан районнары Сабан туйларының төп батыры ачыкланачак. 20 гыйнварда "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Манзара" музыка премиясен тапшырганда быел көрәш бәйгесе дә уздырылачак. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә чараны оештыручы Айдар Шәймәрданов хәбәр итте.

"Әлеге мәдәни чараның чираттагысын спорт белән бәйләп үткәрергә булдык. Сәнгать һәм милләтебезнең йөзек кашы булган татарча көрәшнең янәшә атлавыннан нәтиҗәле эш кенә өмет итәбез. Татарча көрәш ярышлары күп, әмма мондый форматтагысы әле беренче тапкыр гына уздырыла. Безнең башлангыч көрәш үсешенә керткән бер өлеш булсын иде", - диде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, "Манзара" премиясен тапшыру чарасының беренче өлеше бил алышуларга гына багышланачак. Катнашу өчен 2017 елгы район һәм республиканың шәһәр Сабан туйларында баш батыр калган көрәшчеләр чакырыла. Ә аларның саны 40тан артып китә.

"Пәһлеваннар көрәше, дип кенә карарга кирәкми - арада авыр гәүдәле көрәшчеләрне сыртка салырлык 80-90 килограммлы көрәшчеләр дә бар, - дип ышандыра Айдар Шәймәрданов. - Ә җиңүчене 100 мең сумнан да ким булмаган күләмдә бүләк көтә. Аның төгәл суммасын азакка кадәр сер итеп сакларга булдык".

Әлеге көрәш турнирының беренчесе узганчы ук, дәвамлы итү турында да хыяллана оештыручылар. Шул очракта Сабан туйларында баш батыр исеме өчен көрәш тагын да кискенләшер, гаделлеккә юл ачылыр иде ди, алар.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев