Бу хактагы карар РФ Хөкүмәте сайтында бастырылды. Бүген Россиядә торак йортларга җылылык бирү сезоны биш көн дәвамында уртача тәүлек температурасы 8 градус җылыдан түбән булганда башлана. Ә температура биш көн дәвамында 8 градустан да югарырак күтәрелгәч, җылылык бирү туктатыла иде.
Моннан соң төбәкләр җылылык бирү һәм туктату вакытын үзләренчә көйли алачак.