Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Түбән Камада базада чаңгы шуганда 28 яшьлек хатынны пычак кадап үтергәннәр: алты айлык бала ятим калган

Бүген, 10 нчы гыйнварга каршы төндә, Түбән Кама районының Красный Ключ бистәсендә "Алнаш" өйрәнү-тренировка узу базасы территориясендә 28 яшьлек хатын-кызның үле гәүдәсе табылган. Башы һәм муены тирәсенә пычак белән 11 тапкыр кадаганнар. Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 1...

Бүген, 10 нчы гыйнварга каршы төндә, Түбән Кама районының Красный Ключ бистәсендә "Алнаш" өйрәнү-тренировка узу базасы территориясендә 28 яшьлек хатын-кызның үле гәүдәсе табылган. Башы һәм муены тирәсенә пычак белән 11 тапкыр кадаганнар. Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 1 нче часте (үтерү) буенча җинаять эше кузгатылган.

Якынча мәгълүматлар буенча, алдагы көнне ханымның ире һәм улы белән базага чаңгы шуарга килгәнлеге билгеле. Сәгать көндезге 2 ләр тирәсендә (14.00) ул чаңгы шуарга чыгып китә. Әмма кичке 5 ләр тирәсендә (17.00) хатыны озак кайтмый торуына иренең эче поша башлый. Борчылып ул хокук саклау органнарына хәбәр сала. Нәтиҗәдә, бүген төнге сәгать 2 ләр тирәсендә база территориясендәге урман массивында волонтерлар ханымның гәүдәсен таба.

Социаль челтәрләрдә ханымның алты айлык баласы булуы турында язалар.

Хәзерге вакытта шушы урын тикшерелә. Кирәкле экспертизалар билгеләүне хәл итәләр. Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев