Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Түбән Камада чаңгы шуучы 29 яшьлек хатын-кызны үтерүдә шикләнелүче тоткарланган

Түбән Камада чаңгы шуучы 29 яшьлек хатын-кызны үтерүдә шикләнелүче тоткарланган, дип хәбәр иттеләр ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән. ТР Җинаятьчеләрне эзләү эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, кыска вакыт эчендә, Түбән Кама чаңгы юлында 29 яшьлек Гөлшат Котенкованы үтерүдә шикләнелүчене тоткарладылар. Ир-атка 37 яшь. Ул, көчләүдә гаепләнеп, берничә тапкыр хөкем ителгән...

Түбән Камада чаңгы шуучы 29 яшьлек хатын-кызны үтерүдә шикләнелүче тоткарланган, дип хәбәр иттеләр ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән.

ТР Җинаятьчеләрне эзләү эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, кыска вакыт эчендә, Түбән Кама чаңгы юлында 29 яшьлек Гөлшат Котенкованы үтерүдә шикләнелүчене тоткарладылар.

Ир-атка 37 яшь. Ул, көчләүдә гаепләнеп, берничә тапкыр хөкем ителгән булган. Ябылу урыныннан 2017 елның җәендә чыккан. Соңгы тапкыр 2009 елда иреге чикләнгән булган.

Мәгълүм булганча, ир-ат Гөлшатны көчләмәкче булган. Ханым каршылык күрсәткән. Җинаятьче аның башына суккан, ә хатын-кыз каршылык күрсәтүен дәвам иткән. Шуннан соң җинаятьче аны үтергән.

Элегрәк "Татар-информ" 10 гыйнвар көнне Түбән Камада яшь чаңгычы хатын-кызның үле гәүдәсе табылу турында хәбәр иткән иде. Аның муенында 11 тапкыр пычак белән кадаган эз булганлыгы әйтелде. Тикшерүчеләр "Үтерү" маддәсе бенча җинаять эше кузгаттылар.

29 яшьлек Гөлшат Котенкова ире һәм кечкенә баласы белән Кызыл Чишмә бистәсе янында "Алмаш" өйрәнү-күнегүләр чаңгы базасында ял итә. 9 гыйнварда ул чаңгы шуарга китә һәм телефонга җавап бирми башлый. Ире, аны үзе генә эзләп таба алмаганга күрә, ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Икенче көнне якынча төнге 02.00 сәгатьтә хатын-кызның үле гәүдәсен чаңгы базасы тирәсендә волонтерлар эзләп таба.

Гөлшатның 6 айлык баласы калды. Бүген Гөлшат Котенкованы Түбән Камада җирләделәр. Аны соңгы юлга озатырга йөзләгән кеше килде. Дин әһелләре ханымны көнгә биш тапкыр намаз укыган һәм ураза тоткан саф әхлаклы мөселман хатын-кызы, дип белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев