Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Түбән Камада ир-ат, планшетын урлаган өчен, танышын кыйнап үтергән

Түбән Камада полиция хезмәткәрләре үтерүдә шикләнелгән затны "кайнар эз"дән тоткарлаган. Якынча мәгълүматларга караганда, әлеге ир-ат планшетын урлаган өчен танышын үтергәнче кыйнаган, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе матбугат хезмәте. 20 гыйнварда 00.45 сәгатьтә кизү частенә "Җиңүгә 30 ел" урамындагы 10нчы йорт лифтында ир-ат мәете табылу...

Түбән Камада полиция хезмәткәрләре үтерүдә шикләнелгән затны "кайнар эз"дән тоткарлаган. Якынча мәгълүматларга караганда, әлеге ир-ат планшетын урлаган өчен танышын үтергәнче кыйнаган, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе матбугат хезмәте.

20 гыйнварда 00.45 сәгатьтә кизү частенә "Җиңүгә 30 ел" урамындагы 10нчы йорт лифтында ир-ат мәете табылу турында хәбәр килгән. Кыйнап үтерелгән кеше - Түбән Камада яшәгән 34 яшьлек ир-ат.

Җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре аның үлемендә 30 яшьлек танышының катнашы булырга мөмкинлеген ачыклаган. Шикләнелгән зат яшәү урынында тоткарланган.

Якынча мәгълүматларга караганда, ир-атлар бергәләп спиртлы эчемлек эчкән. Шешәдәше киткәч, икенчесе планшеты югалуын сизеп алган һәм ачыклык кертергә иптәше артыннан киткән. Ул корбанын кул көче кулланып һәм аяклары белән типкәләп кыйнаган.

Кеше сәламәтлегенә аңлы рәвештә авыр зыян салу һәм үлемгә китерү факты буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев