Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Түбән Новгородта узган армспорт ярышларында безнең район спортчылары югары нәтиҗәләргә ирештеләр

3 - 6 декабрь көннәрендә Түбән Новгород шәһәрендә 16 - 18 яшьлек яшүсер егетләр арасында һәм 14 - 15 яшьлек кызлар арасында армспорт буенча Идел буе федераль округы беренчелеге ярышлары узды. Теләче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Айрат Кыямов җитәкчелегендә безнең районнан да бер төркем спортчылар әлеге чарада катнашып...

3 - 6 декабрь көннәрендә Түбән Новгород шәһәрендә 16 - 18 яшьлек яшүсер егетләр арасында һәм 14 - 15 яшьлек кызлар арасында армспорт буенча Идел буе федераль округы беренчелеге ярышлары узды.

Теләче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Айрат Кыямов җитәкчелегендә безнең районнан да бер төркем спортчылар әлеге чарада катнашып матур нәтиҗәләр күрсәтеп кайттылар. Безнең команда составында түбәндәге спортчылар чыгыш ясады: Теләче урта мәктәбе укучылары Илдан Якупов, Айнур Котдусов, Андрей Ершов һәм Алан урта мәктәбе укучысы Гөлфинә Хәбирова.

Ярыш нәтиҗәләре буенча:

Андрей Ершов (55 кг. үлчәү авырлыгында) - 1 урын

Илдан Якупов (70 кг. үлчәү авырлыгында) - 2 урын

Гөлфинә Хәбирова (55 кг. үлчәү авырлыгында) - 3 урын

Айнур Котдусов (45 кг. үлчәү авырлыгында) - 3 урын

Нәтиҗәдә, Татарстан командасы әлеге ярышларда 1 урын алды!

Яшь спортчыларыбызны ирешелгән үңышлары белән тәбриклибез!

фото: omsk.zaotdih.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X