24 августта Казанда пенсионерлар арасында компьютердан файдалану буенча россиякүләм ярышлар башланып китәчәк. Ике көн дәвам итәчәк әлеге ярышта Россиянең 70 төбәгеннән һәм 6 чит илдән килгән пенсионерлар үзара көч сынашачак. Араларында Абхазия, Белоруссия, Бельгия, Польша, Словения һәм Финляндия кебек ил вәкилләре дә бар.