Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

"Теләче" редакциясендә балалар өчен Яңа ел бәйрәме уздырылды

Бүген, 30 декабрь көнне "Теләче" редакциясендә үзебезнең хезмәттәшләрнең балалары һәм оныклары өчен Яңа ел бәйрәме уздырылды. Бәйрәмгә килгән сабыйлар җырладылар-биеделәр, төрле уеннар уйнадылар, чыршы тирәли әйләнделәр. Иң башта, Кыш бабайны балалар янына җибәрмәс өчен Убырлы карчык төрле хәйләләр корып караган иде дә, әмма аның бер хәйләсе дә барып чыкмады, Кыш...

Бүген, 30 декабрь көнне "Теләче" редакциясендә үзебезнең хезмәттәшләрнең балалары һәм оныклары өчен Яңа ел бәйрәме уздырылды.

Бәйрәмгә килгән сабыйлар җырладылар-биеделәр, төрле уеннар уйнадылар, чыршы тирәли әйләнделәр.

Иң башта, Кыш бабайны балалар янына җибәрмәс өчен Убырлы карчык төрле хәйләләр корып караган иде дә, әмма аның бер хәйләсе дә барып чыкмады, Кыш бабай һәм Кар кызы ерак араларны узып балалар янына күчтәнәчләр төягән зур капчык белән килеп җиттеләр. Алар килгәч, бәйрәм тагын да кызды, инде балалар үзләре өйрәнеп килгән шигырьләрен сөйләп Кыш бабай һәм Кар кызыннан бүләкләр алдылар.

Әле Кыш бабай белән Кар кызын озаткач та балалар таралырга ашыкмады, төрле уеннар уйнап, табышмакларга җаваплар табып, вакытны күңелле итеп үткәрде.

Раил Рәшитов.
Автор фотолары.

"Теләче" редакциясендә балалар өчен Яңа ел бәйрәме уздырылды

"Теләче" редакциясендә балалар өчен Яңа ел бәйрәме уздырылды

"Теләче" редакциясендә балалар өчен Яңа ел бәйрәме уздырылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев