Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Теләче спортчысы кикбоксинг буенча Халыкара турнирда катнашты

6 гыйнвар көнне Новочебоксаровск шәһәрендә "Зимний Кубок Чемпионов" исемле кул кара-каршы сугыш төрләре буенча Халыкара турнир булып узды. Әлеге турнида тамашачылар профессионаллар катнашында 8 чыгыш карады. Әлеге дәрәҗәле турнирда к-1 (кикбоксинг) төрендә безнең район спортчысы Екатерина Кадреева да катнашты. Екатеринаның көндәше дә бик көчле боксчы - Дөнья кубогын откан спортчы...

6 гыйнвар көнне Новочебоксаровск шәһәрендә "Зимний Кубок Чемпионов" исемле кул кара-каршы сугыш төрләре буенча Халыкара турнир булып узды. Әлеге турнида тамашачылар профессионаллар катнашында 8 чыгыш карады. Әлеге дәрәҗәле турнирда к-1 (кикбоксинг) төрендә безнең район спортчысы Екатерина Кадреева да катнашты.

Екатеринаның көндәше дә бик көчле боксчы - Дөнья кубогын откан спортчы иде. Алар арасындагы көрәш бик бик кызу булды, кызганыч, Екатерина җиңүгә ирешә алмады. Ләкин әлеге турнирда безнең Теләче кызы катнашуы ул зур казаныш. Безнең район данын дөнья күләмендә яклаучы спортчы кызыбыз Екатерина Кадреевага алга таба уңышлар телибез!

Рәсемдә кызыл формалы кыз - Екатерина Кадреева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X