Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Теләчедә буйдакларның саны ничә?

Татарстанда Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе һәм ТР Фәннәр академиясенең гаилә үзәге инициативасы белән 14 районда өйләнмәгән ир-атларның санын алу үткәреләчәк. 18-60 яшьлек буйдакларга анкетадагы 44 сорауга җавап бирергә туры киләчәк. ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева әйтүенчә, әлеге сораштыру күп кенә сорауларга җавап...

Татарстанда Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе һәм ТР Фәннәр академиясенең гаилә үзәге инициативасы белән 14 районда өйләнмәгән ир-атларның санын алу үткәреләчәк.

18-60 яшьлек буйдакларга анкетадагы 44 сорауга җавап бирергә туры киләчәк. ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева әйтүенчә, әлеге сораштыру күп кенә сорауларга җавап табарга булышачак икән. Әйтик, ни өчен ир-атлар шул яшькә җитеп тә гаилә кормаган яки аерылышырга карар кылган? Ныклы гаилә корырга нәрсә комачау итә? Анкета нәтиҗәләре билгеле булганнан соң районнарда танышу клублары оештырырга җыеналар.

Буйдакларны Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Баулы, Бөгелмә, Буа, Кайбыч, Кама Тамагы, Лениногорск, Лаеш, Тукай, Мөслим һәм Спас районнарында санамакчылар.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X