Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Теләчелеләр "Зур этнографик диктант” язачаклар

Россия күләмендә "Зур этнографик диктант" акциясе 3 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көнендә узачак. Татарстан халкы шулай ук әлеге мәдәни-агарту акциясенә кушыла. Быел чара халыкара статус алган, аны уздыруга Чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык (Россотрудничество) кушылган. Шунлыктан, этнография буенча белемнәрен россиялеләр генә түгел, чит...

Россия күләмендә "Зур этнографик диктант" акциясе 3 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көнендә узачак. Татарстан халкы шулай ук әлеге мәдәни-агарту акциясенә кушыла.
Быел чара халыкара статус алган, аны уздыруга Чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык (Россотрудничество) кушылган. Шунлыктан, этнография буенча белемнәрен россиялеләр генә түгел, чит илләрдә яшәүче ватандашларыбыз да тикшерә ала.
Диктант язуда теләге булган һәркемгә катнашырга мөмкинлек бар. Аның өчен теләсә кайсы төбәктә диктант уздырылачак урынга яисә Чит илдәге хезмәттәшлек буенча федераль оешма вәкиллегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Адресларны www.miretno.ru, www.fadn.gov.ru сайтларыннан "Большой этнографический диктант" дип табып була.
Нәтиҗә 12 декабрьдә, Россия Конституциясе көнендә ясала.
Искәртеп үтик, 2016 елда "Зур этнографик диктантын" 90 меңләп кеше язган: 35 меңе - турыдан-туры һәм 50 меңгә якыны - онлайн режимда катнашкан. Диктант язучылардан иң яше - Ульяновск өлкәсеннән 12 яшьлек кыз бала, иң өлкәне - Мордовиядән 80 яшьлек ир-ат булган.
Ил күләмендә алганда, диктантның уртача бәяләү билгесе - 100 мөмкин булган баллдан - 54 булган. 2016 елда Татарстаннан 100 кеше диктант язган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев