Синоптиклар фаразына караганда, бүген көн дәвамында - кичке сәгать 6га кадәр Татарстан районнарында начар метеорология шартлары үзен сиздерeргә мөмкин. Төнлә төшкән томан иртәнге сәгатьләрдә дә саклана. Томан вакытында күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. Көндез юлларда бозлавык саклана. Урыны белән кар, көн уртасына таба юеш кар һәм яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан исә - талгын.
Безнең Теләче районында бүген көндезге сәгатьләрдә 0-5 градус салкын булуы көтелә. Ә иртәгә исә җылыта башлавы ихтимал (+2 гардуска кадәр җылытыр дип фаразлый синоптиклар) һәм җылы һава торышы атна буе торыр дип көтелә.