Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Теләченең "Сердәш" Халык театры Республика күләмендә беренче урын алды!

14 ноябрь көнне Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында халык театрларының 15 нче төбәкара "Идел йорт" исемле фестиваленең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды. Әлеге тантананың төп геройлары безнең райондашлар - "Сердәш" халык театры иде! Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Сердәш" халык театры коллективы төп приз...

14 ноябрь көнне Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында халык театрларының 15 нче төбәкара "Идел йорт" исемле фестиваленең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды.

Әлеге тантананың төп геройлары безнең райондашлар - "Сердәш" халык театры иде! Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Сердәш" халык театры коллективы төп приз - Гран-при һәм бер миллион сумлык сертификатка ия булды.

Театр коллективы әлеге фестивальгә Аяз Гыйләҗевның "Яра" спектакле белән катнашкан иде.

Райондашларыбызны әлеге җиңү белән чын күңелдән тәбриклибез!

Булып узган тантана турында сез "Теләче" гәҗитенең иртәгә чыгачак санындагы мәкаләне укып күбрәк белә алачаксыз.

Фәнил Нигъмәтҗанов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев