Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Тере бомба Казанны аякка бастырган

Кичә төшке вакытлар тирәсендә кешеләрнең котын алырлык вакыйга күзәтелгән. Казанның бер урамында күпкатлы йорт каршысындагы эскәмиядә әңгәмә корып утырган пенсионерларның игътибарын скотч белән уратылган бик шикле катыргы тартмасы җәлеп иткән. Аннан әллә нинди сәер тавышлар ишетелгән һәм өлкәннәр тартмага шартлау җайланмасы куелган дип куркып, автомат рәвештә полиция хезмәткәрләре номерын җыйган....

Кичә төшке вакытлар тирәсендә кешеләрнең котын алырлык вакыйга күзәтелгән.

Казанның бер урамында күпкатлы йорт каршысындагы эскәмиядә әңгәмә корып утырган пенсионерларның игътибарын скотч белән уратылган бик шикле катыргы тартмасы җәлеп иткән. Аннан әллә нинди сәер тавышлар ишетелгән һәм өлкәннәр тартмага шартлау җайланмасы куелган дип куркып, автомат рәвештә полиция хезмәткәрләре номерын җыйган.
Коткаручылар һәм полиция хезмәткәрләре санаулы минутлар эчендә вакыйга урынына килә һәм бик сак кына катыргы тартмасын ача. Аннан бер-бер артлы кечкенә песи балалары чыга башлый. Кешеләр тиз арада аларны урнаштыру җаен кайгыртуга керешә.

http://www.almet-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев