Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Әти өчен әнигә акча тиешме?

Әткәй – сугыш ветеранына тиңләштерелгән икенче группа хәрби инвалид.

Хәзер ул вафат инде. Әни – исән. Аңа Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 75 мең сум акча бирелергә тиешме?

Хәдичә, Казан

Сорауга Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәсе матбугат үзәге җитәкчесе Альбина Никандрова җавап бирә.
– Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан бер тапкыр бирелүче ул акча 1941–1945 елларда турыдан-туры хәрби хәрәкәттә катнашкан инвалидларның тол хатыннарына каралган. Сезнең әтиегез Эстония, Латвиядәге һәм башка илләрдәге хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан булырга мөмкин. Тиешле ташламалардан файдалансын өчен, алар да сугыш ветеранына тиңләштерелгән.
Соравыгызга төгәл ачыклык кертергә, Пенсия фонды бүлегенең контакт-үзәгенә шалтырата аласыз. Үзәкнең телефоны – 279-27-27. Белгечләр янына барасы булсагыз, pfrf.ru сайты аша алдан язылырга кирәк.

vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев