Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Әти кеше елаган өчен өч айлык кызының чигә сөяген сындырган

Татарстанда 23 яшьлек әти кеше елавына түзә алмагач 3 айлык баласын бик каты кыйнаган. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе Казанның Киров районы бүлеге тарафыннан җинаять эше кузгатылган. 1 июньдә әлеге сабыйны Республика балалар клиник хастаханәсенә китерәләр. Аның башы бик нык имгәнүе һәм баш миенә зыян килүе ачыклана. Тикшерү фаразлары...

Татарстанда 23 яшьлек әти кеше елавына түзә алмагач 3 айлык баласын бик каты кыйнаган. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе Казанның Киров районы бүлеге тарафыннан җинаять эше кузгатылган.

1 июньдә әлеге сабыйны Республика балалар клиник хастаханәсенә китерәләр. Аның башы бик нык имгәнүе һәм баш миенә зыян килүе ачыклана.

Тикшерү фаразлары буенча, төнлә 19 яшьлек әни кеше елаган баласын карап торырга дип ирен уята. Ә үзе бәдрәфкә китә. Әти кеше баласын тынычландыра алмый, ачуы кабара һәм кызының йөзенә йодрык белән берничә тапкыр суга. Шул сугудан сабыйның ике чигә сөяге дә сына. Ир-атның сугуы шулкадәр көчле була ки, баланың авызындагы имезлегенә кадәр ярыла.

Әни кеше тиз арада ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен чакырта. Бала авыр хәлдә хастаханәдә дәвалана.

Моңа кадәр дә берничә тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылганы булган ир-ат гаебен таныган. Аны сак астына алу мәсьәләсе карала. Тикшерү эше дәвам итә.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев