Теләче Информ

Әти кеше тугыз яшьлек кызына сугып, талагын өзгән

Өченче класста укучы кыз хәзер Яр Чаллыда дәвалана. Алабугадагы №10 мәктәпнең өченче классында укучы кыз сәгать 12 тирәсендә өенә кайтып китә һәм кичен сырхауханәгә китерелә. Укучы бала үзенә әтисе сугуын әйтә. Полицейскийлар әйтүенчә, гаилә хисапта тормаган, әнисе балалар бакчасында эшли. Экспертиза кызның талагы өзелгәнен ачыклый. Сырхауханәдә операция ясап, талагын алырга...

Өченче класста укучы кыз хәзер Яр Чаллыда дәвалана.

Алабугадагы №10 мәктәпнең өченче классында укучы кыз сәгать 12 тирәсендә өенә кайтып китә һәм кичен сырхауханәгә китерелә. Укучы бала үзенә әтисе сугуын әйтә. Полицейскийлар әйтүенчә, гаилә хисапта тормаган, әнисе балалар бакчасында эшли. Экспертиза кызның талагы өзелгәнен ачыклый. Сырхауханәдә операция ясап, талагын алырга мөмкиннәр. Суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләре буенча җинаять эше кузгатылырга мөмкин. Кызның хәле стабиль дип бәяләнә.

Реклама

Интертат.ру

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: