Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

ТИКШЕРҮ ЭКСПЕРИМЕНТЫ - РЕЦИДИВИСТ КОТЕНОВ ЧАҢГЫ БАЗАСЫНДА 29 ЯШЬЛЕК ГӨЛШАТНЫ НИЧЕК ҮТЕРГӘНЕН КҮРСӘТӘ

Тикшерү астындагы зат 29 яшьлек хатын-кызның бугазын ничек итеп шешә ватыгы белән кисүен һәм үле гәүдәсенә ут төртергә теләвен күрсәтте. Түбән Камада Гөлшат Котенкованы үтергән Данила Котенев тикшерү эксперименты вакытында үзенең ничек җинаять кылганын күрсәтеп-тасвирлап бирде. Бу хакта "Татар-информ" яза. Котенев чаңгыда шуган Котенкованы көчләү өчен ничек итеп башына шешә...

Тикшерү астындагы зат 29 яшьлек хатын-кызның бугазын ничек итеп шешә ватыгы белән кисүен һәм үле гәүдәсенә ут төртергә теләвен күрсәтте.


Түбән Камада Гөлшат Котенкованы үтергән Данила Котенев тикшерү эксперименты вакытында үзенең ничек җинаять кылганын күрсәтеп-тасвирлап бирде. Бу хакта "Татар-информ" яза.

Котенев чаңгыда шуган Котенкованы көчләү өчен ничек итеп башына шешә белән сугуын күрсәтте. Тикшерү астындагы зат Гөлшатның бугазын шешә ватыгы белән кисүен һәм үле гәүдәсенә ут төртергә теләвен күрсәтеп-тасвирлап бирде. Җансыз гәүдәсеннән бизәнү әйберләрен салдыруын һәм кесәсеннән телефонын алуын әйтте.

Бу көнне җинаятьче чаңгы базасыннан ерак түгел генә эшендә эчеп утырган, аннары база аша өенә кайтырга чыккан, әмма урманда адашкан. Биредә ул үзенең корбанын очраткан, аңа газ пистолеты белән янап, үз артыннан якындагы будкага барырга мәҗбүр иткән. Шунда ул хатынның муенына һәм битенә шешә ватыгы белән күп тапкыр суккан.

Хатынның үле икәнен белгәч, аның гәүдәсен урманга өстерәп алып барып, кар белән күмеп куйган. Өенә кайткач, табиблар чакырткан, чөнки җинаять кылган вакытта пыялага киселгән булган. Аны хастаханәгә алып килеп ярдәм күрсәткәннәр һәм өенә кайтарып җибәргәннәр. Шуннан соң җинаятьче хатынны үтергән урынга бензин алып килгән, мәетне өлешчә чишендергән, будкага бензин сипкән һәм ут төртмәкче булган. Хатын-кызның үле гәүдәсен яндыра алмаган һәм өенә кайткан.

Бүген Түбән Кама суды үтерүдә шикләнелгән Котеневны 9 мартка кадәр кулга алган. Судта ул аягы авыртуына зарланган һәм медицина ярдәме сораган.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X