Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Тикшеренүчеләр дөнья бетүнең мөмкин булган өч сәбәбен атады

Бөекбританиянең Оксфорд университеты фәлсәфи факультетындагы Кешелек киләчәге институты тикшеренүчеләре доклад бастырып чыгарган. Анда, алар фикеренчә, кешелек бетүгә китерергә мөмкин булган төп вакыйгалар күрсәтелә, дип яза The Daily Mail басмасы. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Белгечләр фаразлавынча, хәзерге вакытта Җирдә кешелек тормышына пандемия, климатик үзгәрешләр һәм атом сугышы яный. Дөнья...

Бөекбританиянең Оксфорд университеты фәлсәфи факультетындагы Кешелек киләчәге институты тикшеренүчеләре доклад бастырып чыгарган. Анда, алар фикеренчә, кешелек бетүгә китерергә мөмкин булган төп вакыйгалар күрсәтелә, дип яза The Daily Mail басмасы. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Белгечләр фаразлавынча, хәзерге вакытта Җирдә кешелек тормышына пандемия, климатик үзгәрешләр һәм атом сугышы яный. Дөнья илләре хакимиятләре, дип билгеләп үтәләр доклад авторлары, планетаны потенциаль янаулардан саклауда җитәрлек чаралар күрми.

"Экзистенциаль риск. Дипломатия һәм идарә" доклады Оксфорд һәм Кембридж университетлары үткәрә торган махсус чараларда катнашучы күпсанлы экспертлар базасына нигезләнгән.

Авторлар һәм тикшеренүчеләр хөкүмәтләрне документта күрсәтелгән проблемаларга төп игътибарны юнәлтүгә чакыра.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев