Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

“Тиләҗе кубогы” - шәткеләрдә

15 февраль көнне Олы Тиләҗе авылында "Тиләҗе кубогы"на хоккей турниры үтте. Дүрт команда үзара көч сынашкан ярышның нәтиҗәләренә килгәндә, I урынга Шәтке командасы лаек булды. II урында - Тиләҗе-1, III урында - Иске Җөри командалары. Әле беренче генә тапкыр катнашучы Тиләҗе-2 командасы IV урында калды. Командаларның һәркайсына акчалата премияләр тапшырылды....

15 февраль көнне Олы Тиләҗе авылында "Тиләҗе кубогы"на хоккей турниры үтте. Дүрт команда үзара көч сынашкан ярышның нәтиҗәләренә килгәндә, I урынга Шәтке командасы лаек булды. II урында - Тиләҗе-1, III урында - Иске Җөри командалары. Әле беренче генә тапкыр катнашучы Тиләҗе-2 командасы IV урында калды. Командаларның һәркайсына акчалата премияләр тапшырылды. "Иң яшь уенчы" (Тиләҗе-2 - Алмаз Сәетов), "Иң яхшы һөҗүмче" (Тиләҗе-1 - Айдар Хисмәтуллин), "Иң өлкән уенчы" (Шәтке - Раил Галимов), "Иң яхшы сакчы" (Иске Җөри - Марат Хәбибуллин), "Иң көчле җанатар" (Тиләҗедән Зөфәр Сафин) номинацияләрендә бүләкләнүчеләргә иганәчеләр Рөстәм Мөхәммәтшин һәм Фәрхәт Сәүбанов тарафыннан әзерләнгән бүләкләр тапшырылды. Тиләҗе егетләре иганәчеләргә, авылдашлары Айрат Хәйруллинга һәм ярышны оештыруда булышучыларга рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев