Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Тирес өчен беркемгә дә штраф салынмый! - Тимур Нагуманов

Татарстан Президенты каршындагы Эшмәкәрлек буенча совет күп кенә җитди проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. Бу хакта бүген журналистлар белән очрашуда Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле Тимур Нагуманов белдерде. Искәртеп үтик: көзен үткән утырышларның берсендә Дәүләт Думасыннан фермерларны тирес калдыклары өчен штрафка тарту турында булган тәкъдимгә кагылышлы мәсьәлә...

Татарстан Президенты каршындагы Эшмәкәрлек буенча совет күп кенә җитди проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. Бу хакта бүген журналистлар белән очрашуда Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле Тимур Нагуманов белдерде.

Искәртеп үтик: көзен үткән утырышларның берсендә Дәүләт Думасыннан фермерларны тирес калдыклары өчен штрафка тарту турында булган тәкъдимгә кагылышлы мәсьәлә күтәрелгән иде. Ул чакта Татарстан Президенты "тирес әйләнә-тирә мохиткә зыян сала" дигән сүзләрне тәнкыйть утына тотты.

"Рөстәм Миңнехановның һәм массакүләм мәгълүмат чараларының актив позициясе теманы федераль дәрәҗәгә күтәрде. Баксаң, бу проблеманы кайберәүләр белмәгән дә. Тирес темасын кузгаткан видеоролик та барлыкка килгәч, тема тирәсендә сүз тагы да куерды", - дип белдерде Тимур Нагуманов. Аның әйтүенчә, совет утырышыннан соң бу мәсьәлә Мәскәүдә узган берничә киңәшмәдә дә кузгатылган.

Бизнес-омбудсмен бүген эшкуарны сыер тизәге өчен беркем штрафка тартмавын белдерде. "Бу юнәлештә эш алып барыла. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да вазгыятьне өйрәнгән, хәзер нормалар әзерләнә. Фермерлар файдасына карар кабул ителәчәк", - диде Тимур Нагуманов.

Аның сүзләреннән аңлашылганча, эшчәнлекне лицензияләү әлегә гамәлдән чыгарылмаган, тик эшмәкәрләргә карата санкцияләр юк. Шулай да, Тимур Нагуманов кайбер фермаларны чыннан да тәртипкә китерү кирәклеген билгеләп узды.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев