Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Тиздән алты ай саен документ җыярга кирәк булмаячак

Пенсионерларга юлда йөрү өчен айлык түләү, балага ай саен бирелә торган пособие, садикка түләгәнгә компенсация кайтару. Тиздән бу өч хезмәттән файдаланучыларга алты ай саен социаль яклау үзәкләренә документлар тапшырып йөрергә кирәк булмаячак. Документлар автоматик рәвештә үзләре яңартылачак, бу кеше өчен шактый уңайлыклар тудыра. Әлеге системаны ел азагына кадәр җайга салырга...

Пенсионерларга юлда йөрү өчен айлык түләү, балага ай саен бирелә торган пособие, садикка түләгәнгә компенсация кайтару. Тиздән бу өч хезмәттән файдаланучыларга алты ай саен социаль яклау үзәкләренә документлар тапшырып йөрергә кирәк булмаячак.

Документлар автоматик рәвештә үзләре яңартылачак, бу кеше өчен шактый уңайлыклар тудыра. Әлеге системаны ел азагына кадәр җайга салырга җыеналар. Социаль яклау өлкәсендәге башка яңалыклар хакында Татарстанның хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә сөйләде.
Бүген социаль яклау өлкәсендә халыкка 85төрдән артык хезмәт күрсәтелә. Аларның 11е эш белән тәэмин итү тармагына карый. Хезмәтләрнең сигезен бүген тулаем электрон форматка күчергәннәр. Кеше өйдән чыкмый гына интернет ярдәмендә гариза, документлар тапшыра ала. Халык арасында аеруча киң таралган: пенсионерларга юлда йөргән өчен айлык түләү, күп балалы аналарга тиешле субсидияләр алу, балалар бакчасына түләгән өчен компенсацияне кайтару, инвалидларга торак коммуналь хезмәтләргә түләгәндә ташлама рәсмиләштерү кебек хезмәтләр турында сүз бара. Сигез генә булса да, алардан файдаланучылар саны барлык мөрәҗәгать итүчеләрнең 71 процентын тәшкил итә. Быелның ун аенда социаль яклау өлкәсенә 1981025 гариза кабул ителсә, аларның1407527се электрон рәвештә бирелгән. Интернет аша өлешчә документлар тапшырырга мөмкин булган хезмәтләр дә бар. Алар бишәү. Дөрес монда барыбер кешенең үзәккә үзе килүе мәҗбүри.
Уңайлы шартлар тудыру максатында быел халык соравы буенча пенсионерларга юлда йөрү өчен айлык түләү, балага ай саен бирелә торган пособие, садикка түләгәнгә компенсация кайтару кебек хезмәтләргә "автопродление", ягъни автоматик рәвештә документларны яңарту системасын кертергә уйлыйлар. Бу очракта социаль хезмәткәрләр барлык кирәкле документларны үзләре базадан карап нәтиҗә чыгарачак, кешегә алты ай саен документ җыярга туры килмәячәк.
Элмира Зарипова әйтүенчә, хезмәтләрне интернет вариантка күчергәндә халык тәкъдименә таяналар, күпчелекнең фикерен исәпкә алып эшләргә тырышалар. Әлбәттә, кеше интернетта утырмаса, бу хезмәтләрне электрон формага күчерүдән мәгънә юк. Шуңа да соңгы елларда өлкән буынны компьютер техникасына өйрәтүгә зур игътибар бирелә. 2007 елдан бирле республикада "Өченче буын университеты" проекты уңышлы эшләп килә. Ун ел дәвамында барлыгы 83 мең пенсионер укулар узган. Быел компьютер грамоталылыгы буенча уздырылган Россия күләмендәге бәйгедә Татарстанның Иске Чүпрәле районыннан Роза Насыйбуллина өченче урын алган.
"ЕСИА - бер пароль - 1000 мөмкинлек", - ди Эльмира Зарипова. Идентификация һәм аутентификациянең бердәм системасын халык телендә гади генә ЕСИА дип йөртәләр. Моның өчен gosuslugi.ru сайтында теркәлеп паспорт, СНИЛС номерларыңны язарга кирәк. Аннары бер пароль белән дәүләт порталы аша интернеттагы теләсә кайсы хезмәттән файдаланырга була.
Врезка:
Социаль яклау өлкәсендәге электрон хезмәтләр буенча сорауларыгыз булса, mtsz@tatar.ru адресына тәкъдимнәрегезне юллый аласыз.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X