Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Тиздән III Авыл яшьләре форумы узачак

Агымдагы елның 29 октябреннән 1 ноябренә кадәр «Идел» яшьләр үзәге» ДАУендә III Авыл яшьләре форумы узачак. Чара «2011-2015 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре» озак сроклы максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе тарафыннан үткәрелә. Форумда Аграр яшьләр берләшмәсенең программасын гамәлгә ашыруга һәм аның эшчәнлегенә йомгаклар ясау, республика...

Агымдагы елның 29 октябреннән 1 ноябренә кадәр «Идел» яшьләр үзәге» ДАУендә III Авыл яшьләре форумы узачак. Чара «2011-2015 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре» озак сроклы максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе тарафыннан үткәрелә.
Форумда Аграр яшьләр берләшмәсенең программасын гамәлгә ашыруга һәм аның эшчәнлегенә йомгаклар ясау, республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү дә күздә тотыла.
Чара кысаларында авылга кагылышлы актуаль темаларга түгәрәк өстәлләр уздырыла.
Форумның 31 октябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узачак пленар утырышына Татарстан Республикасы АМО район бүлекчәләренең лидерлары, шулай ук республиканың 43 муниципаль районыннан авыл яшьләре вәкилләре киләчәк.
Форумда катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча 20 октябрьгә кадәр әлеге форманы тутырырга кирәк:
https://docs.google.com/forms/d/1LkWShTIpCrvfrflf_zo_..
Өстәмә мәгълүмат алу өчен (843) 221-75-97 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X