Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Тәүлек буе эшли торган кибетнең сатучысына 32 тапкыр пычак кадаганнар. Бәхеткә, ул исән калган

Чаллы шәһәрендә хирург табиплар берничә сәгать буе 39 яшьлек хатын-кызның гомере өчен көрәшәләр. Чаллының Магистральная урамында урнашкан 24 сәгать эшли торган кибетнең сатучысы була әлеге зыян күруче. Соңыннан ачыкланганча, төнге берләр тирәсендә кибеткә сатып алучы керә һәм батарейкалар утырды, ашыгыш рәвештә алыштырырга кирәк, ди. Әмма сатып алучы шуннан соң кинәт...

Чаллы шәһәрендә хирург табиплар берничә сәгать буе 39 яшьлек хатын-кызның гомере өчен көрәшәләр.

Чаллының Магистральная урамында урнашкан 24 сәгать эшли торган кибетнең сатучысы була әлеге зыян күруче.

Соңыннан ачыкланганча, төнге берләр тирәсендә кибеткә сатып алучы керә һәм батарейкалар утырды, ашыгыш рәвештә алыштырырга кирәк, ди. Әмма сатып алучы шуннан соң кинәт кенә сатучыга пычак белән ташлана һәм 32 тапкыр җәрәһәт ясый. Шуннан соң һөҗүм итүче ике кәрәзле телефон һәм кассадан 10000 сум акча алып чыгып кача.

Зыян күрүче соңгы көчләрен җыеп полиция чакыру төймәсенә басып өлгерә. Килеп җиткән шәхси сак хезмәткәрләре ханымны вакытында больницага алып барып җиткерәләр, һәм табипларның тырышлыгы белән зыян күрүче ханым исән кала.

Хәзергесе вакытта җинаятьчене эзләү дәвам итә.

www.chelny-izvest.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев