Машина куйганга тиешле сумманы түләмәгән өчен салынган штраф күләме 16,6 миллион сум тәшкил иткән. Әмма әлеге сумманың 4,4 миллион сумы гына түләнгән. Дөрес, узган ел хәл тагын да начаррак булган: 25,4 млн. сум штрафның 6,6 млн. сумы гына түләнгән.
Шәһәрнең Транспорт комитеты китергән мәгълүматларга караганда, парковкадагы машиналар саны түләгәннәренә караганда 5 тапкырга күбрәк. Казанда мондый машина кую урыннары 27 урында бар. Аларга бер үк вакытта 1250 машина куеп калдырырга була.