Теләче Информ

Әҗәтләрдән чеченча котылу. Без алардан киммени?

Россиядә соңгы көннәрдә моңарчы күрелмәгән хәл булды: Грозный шәһәре­нең Завод районы суды халыкның ”Газпром”га бирәчәк әҗәтен гамәлдән чыгару турында карар кабул итте. Газ сатучыларга карата эшне прокуратура башлады, ихтимал, халык өчен сөенечле нәтиҗә белән төгәлләнүе дә аның әнә шуннандыр. Чечен үрнәге Россиядә зур шау-шу кубарды.

Башка өлкәләр сәя­сәтчеләре дә халыкның монополист алдындагы би­рә­чәкләрен гамәлдән чыгаруны таләп иттеләр. Чувашия­нең Дәүләт Советы депутаты, ЛДПР вәкиле республика прокуратурасына: ”Без Чечнядан киммени?” – дигән мөрәҗә­гать белән чыкты һәм республика халкының газга әҗәт­ләрен гамәлдән чыгару турында эш кузгалтырга чакырды. Башкорт депутатлары да уянды, аларда да чечен үр­нәген өлге итеп алырга чакыру яңгырады. Оренбург өлкә­се закон чыгаручылары исе­меннән депутат Владимир Фролов барысыннан да уз­дырды: газ чыгаручы державага бөтен ил күләмендә әҗәтләрне гамәлдән чыгарга кирәклеген искәртте, хәтта коммуналь чыгымнар өчен түләүләрне бөтенләй үк туктатырга өндәде. Ставрополь краенда, Смоленск өлкә­сен­дә, Дагыстанда депутатлар һәм җәмәгать эшлеклеләре ду купты.

 
Кар йомарламы кебек үскән депутатлар активлыгы исә тиктомалдан гына түгел. Биредә популизм да бардыр, билгеле, әмма алар хорында хакыйкать тавышы да яң­гы­рый. Халык, Россия халкы, бигрәк тә кавказлылар коммуналь түләүләрнең авырлыгыннан сыгылып килә соңгы елларда. Кайда хезмәт хаклары түбән, шунда проблемалар башлана да инде.


Тарифлар исә ел саен әйбәт үк үсеп тора. Кәгазьдәге уртача хезмәт хаклары ярыйсы гына күренсә дә, халыкның күпчелеге уртачадан күп­кә түбән ала. Әле анысын да күп җирдә вакытында тү­ләми­ләр. Хезмәт хакының чыпчык тезеннән генә булуыннан аеруча авыллар интегә. Чиновниклар исә газга, утка, бен­зинга бәяләрне көнбатыш­тагыча итү идеясе белән бик кызып яндылар бит ике меңенче елларның башыннан ук. Бәяләр үсеше белән хезмәт хаклары үсе­шендә тигезлек һәм пропорция булмау социаль киеренкелек тудырмыйча калмый. Күрәсең, Чечняда моңа беренче булып игътибар иткәннәр.  Ә бит туксанынчы елларда халык бик аз түләде газ өчен. ”Газпром” ул чакта да бик табышлы һәм бай оешма иде. Акчасы ташып тора иде. Кызыгы шунда: газга бәяләр үсү белән, табигый монополиянең табышы кимеде. Төпсез кисмәккә су тутырган шикелле була башлады. Бәяләрне тагын, тагын һәм тагын күтәрүне таләп иттеләр.


Дөрес, халыкны социаль яклау ысулы да кулланылырга: коммуналь түләү­ләр гаилә кеременең 20 процентыннан артып киткәндә, субсидия бирелергә тиеш иде. Газета хәбәрчесе Арчага шалтыратып белеште: районда ул субсидияне алучылар байтак икән. Ләкин субси­диягә ире­шү өчен, тиешле документлар җыеп тапшыру гына җитми, газга, утка әҗәтең булмаска тиеш.


Ярыйсы гына хезмәт хак­лары алып, әҗәтләрен тү­лә­мәүчеләр дә очрый. Дө­рес, авылда бик шаяра ал­мыйсың. Ике ай түлә­мәдең­ме, закон буенча өеңне газ чел­тә­рен­нән өзә алалар. Мәгъ­лүм фа­җигале хәлләрдән соң (утын ягып, янып үлүчеләр дә булды бит) ашыгып өзми­ләр үзе газны. Күрәсең, шулай итеп әҗәтләр җыела торгандыр инде. Биектау районында, һәр дүртенче кулланучы газ өчен вакытында түләми, дип зарлана бит әнә газчы­лар. Менә монда инде сорауны район хакимиятенә һәм социаль хезмәтләргә куярга кирәк­тер, мөгаен. Районда 5 меңнән артык кеше газга вакытында түләми икән, моның сәбәп­лә­ре ачыкланганмы, ул сәбәп­ләрне бетерү өчен нәр­сәләр эшләнгән?

Реклама

 


Арча газчылары әҗәтләр турында мәгъ­лүмат бирүдән баш тартты. ”Бернинди дә мәгъ­лүмат бирмибез”, – ди­деләр. Хезмәт ха­кының вакытында түләнүе, аның минималь күләмнән тү­бән булмавы, яхшы түләүле эш урыннары булдыру сәя­сәтен алып бару, эшләп-эш­ләп тә акчасы яшәргә җит­мәгәннәргә суб­сидияләр тү­ләүне оештыру чиновниклар кайгысы булырга тиеш дип уйлыйм мин үзем. Шулай булмаганда, ни өчен дистәләгән хезмәт тотарга ди әле районда? 


Ә болай әҗәтләрне чечен ысулы белән гамәлдән чыгару бары тик шул Кавказ респуб­ликасы өчен генә яраклы булып калмагае. Рамзан Кадыйров әнә газга әҗәтләр җые­луда газчыларның үзләрен гаепләде дә куйды: тузган җи­һазлар кулланалар, диде. Дө­рес, халкы газ өчен тү­ләмәгән район җитәк­челәре дә урыныннан алынды. Әҗәтләрне алай уптым гамәлдән чыгару дөрес гамәл түгелдер инде ул, мөгаен. Даими рәвештә түләп баручылар нишләргә тиеш андый очракта? Аларга да коммуналь түләүләрне туктатырга дигән сигнал түгелме бу? Һәр очрак конкрет каралырга тиештер судта.


Газчылар әлегә Чечня белән дә яңадан судлашырга җыена. Тик чечен синдромы илдә социаль киерен­ке­лекнең югары ноктага якынлашып килүе турында сөйли. Табигый байлыклар  халыкныкы булырга тиеш, шулай булгач, аларга түләү дә чыгару һәм китерү чыгымнарын каплау күләменнән югарырак сикермәсен инде ул. Чит ил футбол клубларына күп итеп акча түләгән ”Газпром” үз халкын күтәрәмгә калдырмасын. Төрле өлкә де­путатларының табигый моно­полиягә каршы популистларча чыгыш  ясаулары белән генә тукталмасын эш, мәсьәлә дәүләт күләмендә яңадан каралсын. Хөкүмәт­нең, дәүләт­нең төп вазифасы – халыкның яшәешен лаеклы итеп оештыру икәнлеге онытыла башлады соңгы елларда Россиядә. Әҗәтләрдән чечен ысулы белән котылырга тырышу югары җитәкчелеккә шул вазифасын искә төше­рергә булышсын иде.

Фото: https://pixabay.com | Magnascan

http://www.vatantat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: