Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Төмәнле Руслан Вахитов кыш буе бер кат майкадан йөрергә булган

Айкидо буенча тренер, төмәнле Руслан Вахитов менә инде берничә сезон бер кат майкадан йөри. Бу атнада 35 градуслы салкыннар фаразлана, ләкин Руслан ниятеннән чигенергә җыенмый, дип яза Төмән массакүләм мәгълүмат чаралары. PARK72.RU порталы хәбәрчесенә Руслан бу кышны майкадан чыгарга җыенуын белдергән. Русланның җиңел машинасы бар, ләкин сәламәт тормыш рәвеше алып...

Айкидо буенча тренер, төмәнле Руслан Вахитов менә инде берничә сезон бер кат майкадан йөри. Бу атнада 35 градуслы салкыннар фаразлана, ләкин Руслан ниятеннән чигенергә җыенмый, дип яза Төмән массакүләм мәгълүмат чаралары. PARK72.RU порталы хәбәрчесенә Руслан бу кышны майкадан чыгарга җыенуын белдергән. Русланның җиңел машинасы бар, ләкин сәламәт тормыш рәвеше алып баручы һәм аны пропагандалаучы ир-егет шәһәрдә хәтта кышын велосипедта йөрүне өстен күрә. Тәгәрмәчләрен ул кышкы сезонга шипланганнарына алыштырган.

36 яшьлек Руслан Вахитовның айкидо буенча кара билбауга, өченче данга ия. Япон телен өйрәнә. Сәяхәт итәргә ярата һәм чыныгу белән мавыга. Кеше организмы түбән температураларга исәпләнгән һәм җитди зыяны юк, бу - гадәт, дип саный ул. "Мин сәламәт тормыш белән яшим. Чыныгам. Инде 10 ел табибларга мөрәҗәгать итәргә сәбәп булмады. Салкын тию очраклары була, тик авыру бер тәүлектә бетә, - дип сөйли Руслан Вахитов. - Сезонлы өс киеменнән башка мин 2014 елда кышладым. Кыш буе велосипедта бер футболка яки майкадан килеш йөрдем... 2015 елда кышны, башка кешеләр кебек, пуховиктан чыктым, җиңел машинада йөрдем. Миңа ошамады - тазарып киттем. Шуңа күрә бу кышта экспериментымны кабатларга булдым. Әлегә суыклар куркытмый. Урамда минус 25-26 градус салкыннар үзен сиздерде, билгеле. Барганда хәтта берничә тапкыр кибетләргә кереп җылынып чыгарга туры килде. Шулай да, тулаем алганда, организм суыкка күнегә дия алам".

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев