Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Төнлә Татарстанда юл һәлакәтендә 23 яшьлек “ГАЗель” йөртүче егет һәлак булган

Коточкыч һәлакәт бүген төнлә Әлки районында булган.

Татарстанда юл һәлакәтендә машиналар капма-каршы бәрелешеп, “ГАЗель”нең 23 яшьлек йөртүчесе һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Җитди һәлакәт Әлки районының Базарлы Матак янында килеп чыккан. Бердәм 112 ашыгыч хезмәте номерына хәбәр бүген 03 сәгать 48 минутта алынган. Шаһитлар автомобильләрнең берсендә йөртүчесе кысылып калгандыр, дип җиткергән.

Урынга 105нче янгын-сүндерү часте хезмәткәрләре килгән. Алар Алексеевск – Высокий Колок юлының 39нчы чакрымында “МАЗ” йөк машинасы белән “ГАЗель”нең капма-каршы бәрелешүен күргән. “ГАЗель” йөртүчесе автомобиль салонында кысылып калган.

 

Коткаручылар аккумуляторны сүндереп, җимерек машинадан 23 яшьлек йөртүчесен чыгарган. Әмма алган җәрәхәтләрдән урында ук егетнең гомере өзелгән.

“МАЗ”ның 53 яшьлек йөртүчесе имгәнүләр белән хастаханәгә озатылган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, “ГАЗель” йөртүчесе идарәне югалтып, каршы килүче йөк машинасына барып кергән.

  

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X