Транспорт карталары Россиянең иң яхшы товарлары исемлегенә керерме?
Татарстанның «Транспортная карта» ААҖ "Россиянең 100 иң яхшы товары" исемлегенә керергә дәгъва кыла. Җиңүгә өмет юк түгел: Казандага пассажирларның 76 проценты транспорт карталары белән куллана. Хәзер җәмәгать транспорттында йөрү өчен бу төр карталарны Яшел Үзән, Түбән Кама, Әлмәт, Яр Чаллыда кулланып була. Транспорт карталарын тутыру пунктары да биш тапкырга арткан....
Татарстанның «Транспортная карта» ААҖ "Россиянең 100 иң яхшы товары" исемлегенә керергә дәгъва кыла.
Җиңүгә өмет юк түгел: Казандага пассажирларның 76 проценты транспорт карталары белән куллана. Хәзер җәмәгать транспорттында йөрү өчен бу төр карталарны Яшел Үзән, Түбән Кама, Әлмәт, Яр Чаллыда кулланып була. Транспорт карталарын тутыру пунктары да биш тапкырга арткан. Бүген аларның саны 700гә җитә.
"Россиянең 100 иң яхшы товары" конкурсы Росси икътисадының реаль секторында конкурентлыкка сәләтлелекне арттыру максатыннан үткәрелә. Бәйге нәтиҗәләре быелның октябрендә билгеле булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев