Төркиядә юл һәлакәтендә 45 кеше зыян күргән
Төркиядә автобус белән юл һәлакәтендә 45 кеше зыян күргән. Аларның икесе авыр хәлдә, дип хәбәр итә РИА Новости.
Юл-транспорт һәлакәте бүген иртән Айдын провинциясендә килеп чыккан. Автобус Бодрумнан Истанбулга юл тоткан булган.
Алынган мәгълүматларга караганда, зыян күрүчеләр арасында россиялеләр юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев