Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Төркиянең Хәйриячелек оешмалары корбан итен дистәләчә ил кешеләренә бүләргә әзерләнә

Төркиянең Кызыл Ярымай җәмгыяте 2007 елдан башлап һәр елны корбан итен чит илләрдә дә тарата.

Төркиянең Хәйриячелек оешмалары корбан итен уннарча ил кешеләренә бүләргә әзерләнә. “Анадолу” агентлыгы мәгълүматлары буенча, Корбан бәйрәмендә Төркиянең Хәйриячелек оешмалары, үз илләрендәге кебек үк, башка илдәге мохтаҗларга да гуманитар ярдәм күрсәтәчәк.

Төркиянең Кызыл Ярымай җәмгыяте 2007 елдан башлап һәр елны корбан итен чит илләрдә дә тарату акциясен оештыра. Быел оешма корбан итен барлык илләрдәге 3,8 миллион кешегә бүлеп бирү максатын куйган.

Төркиянең Кызыл Ярымай җәмгыяте башлыгы Керем Кынык оешманың 2007 елдан башлап һәр елны корбан итен мохтаҗлар арасында бүлүен хәбәр иткән. 
Deniz Feneri төрек хәйрия җәмгыяте башлыгы Мехмет Дженгиз быел корбан ите Төркиядә һәм дөньяның 40 илендә йөзләрчә мең мохтаҗларга бүленәчәген әйткән.  

 

Фото: архив tatar-inform

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев