Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Төрле сылтау табып, көчсезрәк укучыларны кире борган мәктәп директорларын штраф көтә.

Укучыларны, аларның әти-әниләрен 10 нчы сыйныфка ничек эләгергә дигән сорау башка борчымаска мөмкин. Төрле сылтау табып, көчсезрәк укучыларны кире борган мәктәп директорларын штраф көтә. Димәк, яхшымы, яманмы - бар укучыны да кабул итәргә туры киләчәк. Соңгы елларда респуб­ликада унынчылар проб­лемасы еш күтәрелә. Ул бигрәк тә Чаллы, Казан мәктәпләренә хас, дип...

Укучыларны, аларның әти-әниләрен 10 нчы сыйныфка ничек эләгергә дигән сорау башка борчымаска мөмкин. Төрле сылтау табып, көчсезрәк укучыларны кире борган мәктәп директорларын штраф көтә. Димәк, яхшымы, яманмы - бар укучыны да кабул итәргә туры киләчәк. Соңгы елларда респуб­ликада унынчылар проб­лемасы еш күтәрелә. Ул бигрәк тә Чаллы, Казан мәктәпләренә хас, дип яза "Ватаным Татарстан" хәбәрчесе.

Кайбер әти-әниләр хәтта прокуратурага да шикаять белдерә башлады. Быел да Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына мөрәҗә­гать­ләр шактый килгән. Министрлыкта мәсьәләне хәл итү юлын тапканнар. Укучыларны 10-11нче сыйныфларга кабул итүдән баш тарткан вазыйфаи затларга - 30 меңнән 50 мең сумга, ә юридик затларга 100 меңнән 200 мең сумга кадәр штраф салыначак. Белем бирү оешмалары бары буш урыннар булмаган очракта гына укучыларны кире борырга мөмкин. Вакантлы урыннар турындагы мәгълүмат (https://edu.tatar.ru/logon) урнаштырылырга тиеш.

- Бер генә мәктәп ди­ректорының да укучыны 10 нчы сыйныфка кабул итмәскә хокукы юк. "3" легә укыганнарны да кире борырга сәбәп тапмасыннар. Дөрес, бу вакытта әти-әниләр дә баласының белеме турында кайгыртырга тиеш. Профильле сыйныфларда кагыйдә башкачарак. Аның тәртибе мәктәп уставында аңлатыла. Әмма андый сыйныфлар бөтен мәктәпләрдә дә юк, - дин җавап бирде министр Энгель Фәттахов газетабыз хә­бәрчесенә.

Начар укыганнарны куалар, ә яхшыларын җибәр­мәскә аяк терәп каршы торалар. Мәктәпләрдә әнә шундый вәзгыять туды. "Ту­ганыбызның, тагын бер­ничә укучының аттестатын бирмиләр. Начар укыган­нарның аттестатын шундук өләшкәннәр. Әй­бәт укучыларны җибәрә­селәре килми. Әмма алар да БДИдан курка. Әти-әниләрнең дә техникумга җибәрәселәре килә. Анда да белемле яшьләр кирәк бит. Аптырагач, район баш­лыгы белән очрашуга язылдылар", - дип шалтыраткан иде бер районнан Газизә ханым.

Яхшы уку да 10 нчы сыйныфта калырга ышаныч бирми. "Мәктәптә ике профиль сыйныфының берсен генә калдырдылар. Бу профильгә туры килмәгән укучы башка мәктәпкә күчәргә мәҗбүр. Мәктәп­ләрдән университет ясау нигә кирәк? Имтиханнар, керү баллары... Балалар 9 нчы сыйныфтан соң вузга керсен алайса! Әгәр мәк­тәптә физика юнә­леше булдырылган икән, әдәбият яраткан укучыга йә шәһәр читендәге башка мәктәпкә, йә техникумга керергә кала, - ди Чаллыда яшәүче исемен әйтергә теләмәгән ана.

Чаллы шәһәренең мәга­риф идарәсе башлыгы Винер Харисов белдергәнчә, 9 нчы сыйныф укучылары кыш көне үк анкета тутыра. Анда алар үзләренең нинди юнәлештә укырга яки һөнәр сайларга теләвен күрсәтә. "Без профильле укыту өстендә эш алып барабыз. Бу - дөнья күлә­мендәге тәҗрибә. Әгәр 10 нчы сыйныфта укучылар саны 5-6 гына икән, аларга күрше мәктәпләргә барырга тәкъдим итәбез. Быелгы укучыларның 58 проценты техникумнарга барырга җыена. Штрафлар кертүне дөрес дип санамыйм. Белем бирү оешмаларында профильле укыту яңа аякка басып килә. Мәктәпләрдә профиль алды сыйныфлары булдырыла. Укучыларга һөнәр сайларга булышырга, мөмкинлекләр тудырырга кирәк. Әгәр мәктәп директорларына штрафлар түләтәбез икән, укы­туның сыйфаты югалачак", - ди башлык.

- Без соңгы елларда, киресенчә, 9 нчы сыйныф укучыларын мәктәптә калдыру өстендә эшлибез. Минем үземнең беренче һө­нәрем - икътисадчы. Мәк­тәпләргә акча балаларның җан башына карап түләнә бит. Әйтик, 10 бала кала икән, елына 400 мең сум бүлеп бирелә. Укучы саны күбрәк булган саен мәк­тәпләр өчен файдалырак. Рейтингны күтәрәсе бар дип начар укыганнарны көчләп җибәрмибез. Дө­рес, андыйларга көллият­ләргә барырга тәкъдим итәбез. Әмма барамы-юкмы, анысы - аның ихтыяры. Гадәттә, укучыларның 35 проценты укуларын мәктәптә дәвам итә. Быел да шулайрак. Сигез укучы имтиханны тапшыра алмады. Алар аны көз көне тапшырып бетерер дип ышанабыз, - ди Мөслим райо­нының мәгариф бүлеге башлыгы Рафаэль Демидов.

10 - 11 нче сыйныфларда уку мәсьәләсен укучы әти-әниләре белән бер­гәләп хәл итә. "Әгәр мәк­тәп­тә кабул итәргә телә­ми­ләр икән, ул чакта җитәк­челектән баш тартулары турында язмача кәгазь алырга кирәк. Әлеге документ нигезендә мәгариф бүлегенә яки прокуратурага мөрәҗәгать итәргә мөм­кин", - диләр хокук органнары вәкилләре. Узган ел прокуратурага мөрәҗәгать иткән укучылар бүген югары сыйныфларда тыныч кына укуын дәвам итә.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X