Кичә, ягъни 29 июль көнне, Тубыл шәһәренең бер сәүдә үзәгендә "Җәйге моңнар" музыкаль сәгате узган. Себер татар мәдәни үзәге хәбәр итүенчә, анда "Йолдызлар", "Сандугач" балалар ансамбьләре һәм "Тубыл кызлары" ансамбле артистлары чыгыш ясаган.
Чара кысаларында, артистлар татар халык җырларын җырлаган, милли биюләр башкарган. Шулай ук, сәүдә үзәгенә килүчеләр дә аларга кушылып биегән.
"Җәйге моңнар" музыкаль сәгате Айдар Ниязовның баянда уйнавы белән тәмамланган. Кибеткә килүчеләр яшь артистларны алкышларга күмгән.
Фото: соцчелтәр
https://tatar-inform.tatar