Теләче Информ

Тугызынчы катыннан 37 яшьлек хатын-кыз егылып төшеп үлгән

Узган төндә Казанның Чуйков урамындагы бер йортның тугызынчы катыннан 37 яшьлек хатын-кыз егылып төшеп үлгән. Хатын-кызның өс киеменнән булуы хәбәр ителә. Егылып төшкәндә ул фонарь баганасына да бәрелгән. Алган тән җәрәхәтләреннән ул урында ук вафат булган. Күршеләре әйтүенчә, әлеге гаилә дус-тату, җитеш тормышта яшәгән. Мәрхүмәнең балигъ булмаган ике баласы, тормыш...

Узган төндә Казанның Чуйков урамындагы бер йортның тугызынчы катыннан 37 яшьлек хатын-кыз егылып төшеп үлгән.

Хатын-кызның өс киеменнән булуы хәбәр ителә. Егылып төшкәндә ул фонарь баганасына да бәрелгән. Алган тән җәрәхәтләреннән ул урында ук вафат булган.

Күршеләре әйтүенчә, әлеге гаилә дус-тату, җитеш тормышта яшәгән. Мәрхүмәнең балигъ булмаган ике баласы, тормыш иптәше калган. Фаҗига вакытында ире өйдә дә булмаган. Тикшерү эше дәвам итә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: